Куркынычсыз Рунет атналыгы (6+)

13 нче санлы китапханә тарафыннан уздырылган «Куркынычсыз Интернет – бар сорауга җавап табар» интеллектуаль уены барышында балалар яшь кулланучыларны глобаль мәгълүмат киңлегендә сагалап торучы куркынычлар һәм, берничә кагыйдәне үтәгән очракта аларны читләтеп узарга мөмкинлеге турында белде. Куркынычсыз һәм файдалы сайтлар мисалында ТР Милли электрон китапханәсе, «ҮКС» МБУ рәсми сайтлары тәкъдим ителде. Шулай ук яшь чаллылылар «Балалар өчен куркынычсыз интернет» дигән социаль роликны карады, «Плюсы и минусы компьютер һәм Интернетның уңай һәм тискәре яклары» уеннарында катнашты, «Ни өчен безгә Интернет кирәк?» соравы буенча бик җанлы фикер алышу узды, «Син нинди Интернет кулланучы» тесты сорауларына җавап бирделәр; «Укуга вакыт – Рунетка бер сәгать!» виртуаль күнегүләр вакытында әкият һәм әсәр геройларын таныдылар. Мәсәлән, «Кызыл калфак» әкиятендә таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәскә кирәклеге, «Бүре һәм җиде кәҗә бәтие» әкияте аша виртуаль дус битлеге артында явыз ниятле кеше яшеренгән булырга мөмкинлеге һ.б. турында белде.
«Ералаш» киножурналыннан «Чыгу юлы бар» видеоязмасы челтәрдә үз-үзеңне ничек тотарга ярамаганлыгын күрсәтте. Шулай ук компьютер артында утырганда эшләнергә тиешле кагыйдәне  үтәделәр – физкультминут ясадылар, чөнки, кагыйдәләрдән күренгәнчә, акыл эшчәнлеге физик хәрәкәт белән аралаштырылырга тиеш. 

Чара азагында аудитория шундый нәтиҗәгә килде: файдалы мәгълүматтан һәм дуслар белән аралашудан кала, Интернетта куркыныч янарга мөмкинлеген онытмаска, һәм аннан зыян күрмәс өчен, төп куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә һәм челтәрдә уздыра торган вакытны чикләргә кирәк.

Поделиться: